- утырту
- 1. Үстерү максаты белән, үсемлекләрнең тамырын, бүлбеләрен, орлыкларын җиргә күмү 2. Утырырга булышу, тәкъдим итү яки мәҗбүр итү. Кая да булса бару, китү өчен урын алуга, урнашуга ярдәм итү машинага утырту и. Кая да булса китү алдыннан урынлашу, урын алу өчен вагонга, пароходка, самолетка кертү эше самолетка утырту башланды 3. Берәр нәрсә эшләргә тәкъдим итү яки мәҗбүр итү тегәргә утырту. сөйл. Кемне дә булса берәр эшкә билгеләү, нин. б. эш йөкләү. Нин. б. режим сакларга мәҗбүр итү, үзеңне нәрсәдән дә булса чикләү гадәттә туклануда 4. Ирегеннән мәхрүм итеп кая да булса ябу. Хәрәкәт итү мөмкинлеген чикләп, кайда да булса тоту, ябып кую читлеккә утырту 5. Көймә кебек нәрсәләрнең хәрәкәтен туктату, нин. б. каршылыкка (сайга, комга һ. б.) кертеп тоткарлау 6. Нәр. б. берәр әйбер очына кидерү балтаны сапка утырту 7. Тайган, каймыккан, чыккан буынны, сөякне үз урынына урнаштыру, кире нормаль хәлгә кайтару 8. Нәрсәне дә булса вертикаль хәлдә ныгыту, бастырып ясап кую; вертикаль хәлдә кая да булса урнаштыру ишекләр утырту 9. Берәр нәрсәне кая да булса урнаштыру, кую чүлмәкне өстәлгә китереп утыртты. Ашамлык, эчемлекне өстәлгә бирү, китерү аш утырту 10. Тегеп беркетү (яканы, җиңне һ. б.) 11. Чеби, бәпкә чыгару өчен (тавык, үрдәк һ. б. ны) оядагы йомыркалар өстенә урнаштыру 12. күч. сөйл. Китереп бәрү, ору, нык итеп сугу 13. күч. сөйл. Алдау
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.